Балтач яшьләре уникаль брелоклар ясыйлар
«Буыннар бәйләнеше» проекты авторы Зәйнетдинова Алинә Рафаэль кызы чираттагы мастер-класс оештырды
Яшьләр форумында «Балтач муниципаль районы премиясенә дәгъва кылуга иң яхшы яшьләр проекты» конкурсында җиңүчеләр үзләренең инициативаларын уңышлы тәкъдим иттеләр, дип язган идек инде.
Мәсәлән, Нуриев Кәрим «Һөнәрфест», Борһанова Динә «Цифровой Аксакал», һәм Зәйнетдинова Алинә «Буыннар бәйләнеше» проектлары белән үзләренең иҗади хезмәтләрен тәкъдим иттеләр.
«Буыннар бәйләнеше» проекты авторы Зәйнетдинова Алинә Рафаэль кызы чираттагы мастер-класс оештырды. Аның җитәкчелегендә катнашучылар, традицион татар орнаменты бизәкләрен үреп, уникаль брелоклар ясадылар.

Мондый проектлар шуны раслый: безнең тарихыбыз һәм мәдәниятебез ата-бабаларыбыз традицияләрен саклап, ниндидер яңалык булдырырга әзер булган яшьләр ярдәмендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев