Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көненә багышланган чараларның чираттагысы үтте.
28 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Әниләр көненә багышланган чараларның чираттагысы үтте.
«Дөнья әнидән башлана» дигән исем астында тематик кичәгә Балтач гимназиясенең 7-А сыйныфы укучылары һәм аларның әниләре килде.
Кичә балалар башкаруында шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Чарага килгән үтеп баручы ел герое — Куян әниләрне котлап, күңелле лотерея уйнатты. Юмарт Куян бер әнине дә бүләксез калдырмады. Кызыклы, мавыктыргыч уеннарда катнашып, әниләр җитезлекләрен дә, белемнәрен дә сынадылар.
Нет комментариев