Балтач мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме бик кызыклы үтте.
Нәүрүз - ул көн белән төн тигезләшкән һәм төрек халкында авыл хуҗалыгы эшләре башланган көн. Ул табигатьнең яңаруын, җанлануын гәүдәләндерә.
Күптән түгел Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары да шаулатып Нәүрүз бәйрәмен уздырды. Башлангыч сыйныф укытучылары һәм чараны оештырган югары сыйныф укучылары балалар халык йолалары белән якыннан танышсыннар өчен, программага төрле уеннар һәм бәйгеләр керткәннәр. Чара программасында театральләштерелгән тамаша, төрле бәйгеләр дә каралган иде. Бәйрәм соңында пәйда булган яз кызы - Нәүрүз бөтен кешегә дә иминлек, сәламәтлек теләде.








Нет комментариев