Шашлык, таба исләре борыннарны кытыклый, төрледән-төрле кызыклы уеннар үзенә тарта, ярыш башланганын көтеп атлар пошкыра...
Балтач район үзәгендә Сабантуе гөрли. "Сабантуй" паркыннан агылган җыр-моң, алып баручыларның көчле тавышлары әллә кайлардан үзенә җәлеп итә. Шашлык, таба исләре борыннарны кытыклый, төрледән-төрле кызыклы уеннар үзенә тарта, ярыш башланганын көтеп атлар пошкыра, келәмнәрдә көрәш бара, аттракционнарда балалар чыр-чу килә. Сабантуй мизгелләрен шәрехләгән фотолар сайтыбызда урын алачак. Бездән аерылмагыз!
Нет комментариев