“Балтач” ял паркында халык бәйрәм итте (+фоторепортаж)
12 июнь - "Рәсәй көне". Әлеге илкүләм мөһим дата уңаеннан Балтачыбызда да бәйрәм чаралары үткәрелде.
Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, "Хыял" яшьләр үзәге, "Факел" яшүсмерләр клубы, мәгариф идарәсе, район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре балалар өчен күңел ачу чаралары, төрле уеннар, бәйгеләр оештырдылар. Мәктәпкәчә яшьтәге кечкенә балалар өчен "Туган як" дип исемләнгән рәсем бәйгесе үтте. Иң җитез, оста һәм тапкыр балалар бүләкләргә ия булды. Мөмкинлеге чикле райондашларыбыз да бу чарадан читтә калмады. Алар бик теләп рәсемнәр бәйгесендә катнаштылар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре исә Рәсәй тарихына һәм хәзерге үсешенә бәйле китаплар күргәзмәсе булдырганнар иде. Биредә шулай ук якташ язучы һәм шагыйрьләребез китапларына да игътибар бирелгән.
Бәйрәм уңаеннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов балтачлыларны Рәсәй көне белән тәбрикләп, район башлыгы Рамил Нотфуллинның һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировның Котлауларын ирештерде. Илебезгә иминлек, һәрбарчабызга исәнлек-саулык, бәрәкәтле гомер, күтәренке кәеф, уңышлар теләде.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев