Үзләре гади дә, үзләре матур да бу чәчәкләр.
Җәй буе яшел болыннарга сибелгән ак кар бөртекләре кебек күзне иркәлиләр. Әлбәттә, сүзебез акчәчәкләр – ромашкалар турында.
Май аенда акчәчәкләр әле үсмәсә дә, 11 май көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә әлеге чәчәкләрне күрергә була иде. Өстәвенә, алар гади акчәчәкләр түгел, ә сәйләннән эшләнгәннәр.
VII “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының “Зәркәнчелек“ (“Ювелирное дело”) компетенциясендә җиңү яулаган китап укучыбыз Нәбиева Алия сәйләннән беләзек үрү буенча “Беләзегем, йөзегем” дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Чарада сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле китап укучылар “Акчәчәк” беләзеген үрергә өйрәнделәр.
Нет комментариев