Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтачта «Казан утлары» журналы мөхәррирләре белән шигърияткә багышланган очрашу була

Очрашуда журналның киләчәктәге планнары турында фикер алышыр дип көтелә

21 мартта 10.00 сәгатьтә Балтач Үзәк китапханәсенең уку залында «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре белән «Шигърият ул – серле дөнья» дигән темага очрашу була.

«Кичәдә татар әдәбиятының актуаль темалары, журналның яңа проектлары һәм әдәбият дөньясындагы соңгы яңалыклар турында сөйләшәчәкләр. Кичә барышында баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, әдәби бүлек мөхәррире Рафис Корбан, шигърият бүлеге мөхәррире Фәнил Гыйләҗев үзләренең иҗади эшчәнлеге белән таныштырыр, укучыларның сорауларына җавап биреп, журналның киләчәктәге планнары турында фикер алышыр дип көтелә», – диде «Татар-информ»га «Казан утлары» журналы редакциясенең SMM белгече Алинә Хәбибуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев