Хәзер татар халык әкияте - "Шүрәле"не электрон китапханәнең "Россия халыклары әкиятләре һәм риваятьләре" бүлегендә укырга мөмкин.
Россиянең милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы, "MyBook" электрон китапханәсе белән берлектә, "Россия сәхифәләре" ("Страницы России") дип исемләнгән проектны тормышка ашыруны дәвам итә. Әлеге проект кысаларында, russia.mybook.ru сайтында Россиягә кагылышлы 100 китап урнаштырылган. Электрон рәвешкә китерелгән китапларны төрле нәшриятлар һәм китапханәләр бушлай тәкъдим итә. Китапларны бу сайттан 30 декабрьгә кадәр укып булачак.
Нет комментариев