“Евровидение”дә Кырым татары җырчысы Джамала җиңү яулады
Мәдәният

“Евровидение”дә Кырым татары җырчысы Джамала җиңү яулады

Кичә, 14 майда "Евровидение-2016" бәйгесенең финал өлеше тәмамланды.

"Евровидение" музыкаль бәйгесендә Украина данын яклаган, чыгышы белән Кырым татары булган Сусана Җамалатдинова 531 балл җиңү яулады. Ул сәхнәдә Джамала исеме белән чыгыш ясады. Моңа кадәр Джамала конкурсның илкүләм сайлап алу турында җиңеп чыккан булган. Россия өчен чыгыш ясаган Сергей Лазарев та җиңүчеләр "өчлеге"нә эләкте. Ул 491 баллга иреште.
Фото: vk.com

250

Нет комментариев