«Факел» клубында "Туган телем" шигырь бәйгесе гөрләп узды
Мәдәният

«Факел» клубында "Туган телем" шигырь бәйгесе гөрләп узды

«Факел» клубында яшүсмерләр күренекле авторларның һәм үзләре иҗат иткән шигырьләрне сәнгатьле укуда көч сынаштылар.

Бәйге татар фольклорының матурлыгын исбатлаучы уеннар, биремнәр һәм җырлар белән үрелеп барды. Конкурсантлар сайлап алынган әсәрнең мәгънәсе, эмоциональ йогынтысы, шулай ук башкаруы буенча бәяләнде. Барлык яшүсмерләр дә үзләрен бик талантлы һәм яхшы әзерлекле итеп күрсәттеләр. Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Илүзә Разыкова

Фото: автор


шигырь конкурсы туган тел

Нет комментариев