Җыр – чынбарлык белән күңел дөньясын тоташтыручы сихри басма. Җыр ул – сер. Аны тыңлый белергә генә кирәк.
Балтач гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары үзәк китапханәнең уку залында узган “Көйне таны” күңел ачу уенында катнашты.
Укучылар татар һәм рус популяр җырларын, мультфильм һәм кинофильмнарда яңгыраган көйләрне танып белделәр. Бергәләп кушылып җырлап күңел ачтылар.
Нет комментариев