Көннәремне ялгызы уздыру бик авыр
Мин Балтач бистәсендә ялгыз яшәүче 92 яшьлек Минзакир Сафиуллин булам. Сәламәтлегем аркасында урамнарга артык чыгып йөрмим.
Көннәремне ялгызы уздыру бик авыр. Шуңа да үзәк китапханәдән китаплар алдырам. Китапханәчеләр Зилә Ильязова белән Флүзия Галимҗанова шалтыратып әйтүгә өемә кадәр китаплар китереп бирәләр. Хәлләремне белешеп, минем белән аралашып утыралар.
Рәхмәт аларга. Ялгыз өлкәннәрне игътибарсыз калдырмаганнары, олы йөрәкле булганнары өчен рәхмәт. Ялгыз кешегә бер җылы сүз дә җан азыгы бит.
Минзакир Сафиуллин,
Балтач бистәсе
Нет комментариев