Илназ Баһ өченче тапкыр әти булды
Мәдәният

Илназ Баһ өченче тапкыр әти булды

Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләсендә шатлыклы вакыйга.

13 май, җомга көнне, популяр эстрада артистлары, җырчылар Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова гаиләсе тагын бер кешегә ишәйде - өченче уллары туды. Гүзәл белән Илназны чын күңелдән тәбрик итәбез. "Менә өченче малай алып кайттык Ходай рәхмәте белән. Нәни улыбыз 13 май көнне иртәнге сәгать 6.00 да дөньяга килде. Гүзәл дә, бәби дә үзләрен яхшы хис итәләр. Исемен әнисе әйтә, чөнки без шулай сөйләштек. Кыз туса - мин, малай булса - Гүзәл исем куша", дип сөенечләре белән уртаклашты яшь әти - Илназ Баһ. Димәк, уллары - 5 яшьлек Камил белән 1,9 айлык Рамилгә дә исемнәрне тормыш иптәше Гүзәл кушкан булган.

Фото: vk.com


250

Нет комментариев