Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Иң яхшы мари ансамбле – бездә!

Балтачның «Улисьял вел» фольклор ансамбле Татарстанда иң яхшы мари коллективы дип танылды

2025 елның декабрь азагында «Татарстан» журналы «Татарстанның иң яхшы фольклор ансамбле» конкурсы игълан итте. Конкурс «Татарстан» журналының 105 еллыгына багышланган иде. 
Бүләккә — Кубок
«Иң яхшы мари ансамбле» номинациясендә «Улисьял вел» фольклор ансамбле җиңү яулады. Шул уңайдан «Татарстан» журналы райондашларыбызны Казанга зур авыл концертына бүләкләү чарасына чакырды. Концерт «Созвездие-йолдызлык» театры сәхнәсендә узды.
Ансамбль коллективы җиңүче дипломы, «Татарстанның иң яхшы фольклор ансамбле — 2025» Кубогы белән бүләкләнде. Ансамбльгә шулай ук зур Авыл китабы — ерак авыллардан сәяхәтләр җыентыгы бүләк иттеләр.
Улисьял — чын мари авылы
Узган ел Улисьял авылы клубын төзекләндерделәр, өр-яңа клубны ачып кергәндәй анда, бар да яңа, бар да яхшы. Сәхнәләре бик иркен. Әнә, пенсионерка-активистка Татьяна Петровна мари милли киемнәреннән клуб алдына килеп тә басты. Чакыр гына, «шушындый ялт иткән мәдәният йорты барында клуб директорын хөрмәт итәргә, аңарга булышырга кирәк», дип, төрле чараларда катнашалар, бәйгеләргә киләләр. Җайлап җыелыша апаларыбыз — аскы урамнан Лида Соловьева менеп килә, өске урамнан клуб директоры Лада Федорова да төшеп җитте. Роза Федорова, Мария Федорова, Нина Федорова — алар да килеп өлгерде, һәммәсе дә Федоровалар — «барысы да минем ир ягыннан туганнар», ди Лада Аркадьевна. Менә бит, туганнар бер-берсен ничек тулыландыра.
Ансамбльнең шушы алты солис-ты сәхнәләрне дер селкетә, «җидәү без, Нина Дмитриева ял йортында әле», диделәр беравыздан.
— Унике идек без заманында, — ди Нина Федорова. — 1986 елда «Улисьял вел» булып оешып, җырлап-биеп йөри башладык. 1993 елда Каракүлдә узган Сабантуйга Россия Президенты Борис Ельцин килде, анда да безне чакырдылар. Алдынгылар слетларына да күп йөрдек.
«Без болай биеп-җырлап кына чыкмыйбыз сәхнәгә», диләр. Мари өе күренешләре дә күрсәтәләр, өстәл тутырып мари ризыклары да пешерәләр. Пич куймагы, чумга (фрикаделькилы аш ягъни), каз ите белән бодай ярмасы — безнең Балтач мариларының милли ризыклары икән. Олыларның һәммәсендә диярлек өй түрендә мич тора, менә шунда ипи салалар да, калган камырдан дәү бәрәңге пәрәмәчләре пешереп алалар. Милли бәйрәмнәре пасхада шулпа, ярма — беркайчан да пешерелмичә калырга тиеш түгел. Чепьяда чиркәү ачылышына төшеп тә борынгы моңлы җырлар, биюләр башкарып кайтканнар. Район сәхнәсенә барып концерт куюлар, Дорга авылында чыгыш ясаулар — анысы гадәти инде. Әле бу язманы әзерләгәндә фотовидеоларымны интернет челтәрләре аша күреп, бер язылучым «Арборга килеп тә җырлап-биеп киттеләр, булдыралар, афәрин!», дигән хәбәр җибәргән иде.
Киленнәр дә кушыла
«Улисьял вел» фольклор ансамбле мари халык иҗатын бүгенге көннәргә кадәр саклап килгән һәм киләчәк буыннарга җиткерү өчен тырышучылардан гыйбарәт. Концет куйганда аларга сеңелкәшләре (барысы да минем сеңеллләрем, дип елмая Лада Аркадьевна, ав.) Дарина, Злата, Яна, Алиана, Милана, Марианна килеп кушыла. Киленнәр дә читтә калмый, Светлана, Надежда, Алиса, Люда — мәдәният-сәнгатьне шулай ук бик ярата. Улисьялда калдыңмы, яисә килен булып төштеңме, — менә шулай җырлыйсы һәм биисе. Хәер, монда биимичә, җырламыйча яшәп булмый, чөнки тормышлары җырлап бара, яшьләр авылда кала, «Активист» җәмгыяте — яшьләр өчен уңайлы эш урыны, җитәкчесе аңлаучан, үзе дә яшь, эшләгән кешенең кадерен белә, яңа йортлар калка биредә, заманча йортлардан торган, сузылып киткән инде бер зур урам барлыкка килгән.
— Катнаш авылга әйләнеп барабыз инде без дә, — ди апалар. — Удмурт, татар кызлары да егетләребезне сайлый, яратып кияүгә чыга. Тик бездә һәр гаиләдә бала марича сөйләшә. Без үз телебезне югалтмыйбыз, саклыйбыз.
Шундый итеп әйтте апалар, горурланып куйдым хәтта. Татьяна Кузьмина гына, әйтелеше башка инде хәзер телебезнең, безнеңчә үк сөйләшеп бетерә алмыйлар, диде. Мәгариф ветераны ул, телнең нечкәлекләрен шундук тоемлап ала торган кеше. Татарча да матур сөйләшә, гомумән, монда татарча яхшы аңлыйлар, йөгертеп сөйләшәләр. Татьяна Кузьмина Улисьял башлангыч мәктәбендә татар теленнән дә белем биргән, татар марилары без, дип елмаешып та алдылар.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ансамбель