Ишмурзиннар зона бәйгесендә Балтач данын яклаячак
Бәйгедә Кенәбаш авылыннан Галиәхмәтовлар, Югары Ушмадан Ишмурзиннар гаиләсе катнашты
Бүген Бөрбаш мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – без тарихта эзлебез» исеме астында нәсел шәҗәрәсе республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Бәйгедә Кенәбаш авылыннан Галиәхмәтовлар, Югары Ушмадан Ишмурзиннар гаиләсе катнашты..
Нәсел шәҗәрәсе бәйрәме гаиләләр әзерләгән күргәзмәне тамаша кылудан башланды. Һәр гаилә үзенең нәсел шәҗәрәсе турында бәян итте, алар үз чыгышларын музыкаль номерлар белән бизәде.
Беренче урынны Ишмурзиннар, икенче урынны Галиәхмәтовлар гаиләләре алды. Ишмурзиннарга зона бәйгесендә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев