"Күчтәнәч" тапшыруы Балтачта
Мәдәният

"Күчтәнәч" тапшыруы Балтачта

Кичә Карадуган hәм Балтач бистәсенең 4нче номерлы балалар бакчасында "Яңа гасыр" телевидениесенең "Күчтәнәч" тапшыруы, төгәлрәге Дәү әти, Актырнак, Мыраубикә кунакта булдылар.

Безнең балаларыбыз өчен башкала кунакларының килүе шатлыклы вакыйга булды. Дәү әти сабыйларыбызның барысын да үз кочагына сыендырырга тырышты. 4нче номерлы балалар бакчасы милли тәрбия hәм сәламәтлекне ныгыту, Карадуган балалары юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту темасына матур чаралар күрсәтте. Балаларыбызның "Күчтәнәч"не күрү хыялы чынга ашты.


250

Нет комментариев