4 декабрь көнне Кили мәдәният йортында үзешчәннәр көче белән башкорт драматургы Ибраһим Абдуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән "Тиле яшьлек" хәйрия спектакле куелды.
Тамашачы бик яратып караган спектакльдән кергән акча авылдашлары Ләйсән һәм Рамил Әсхәдуллиннарның улы Рәмзилне тернәкләндерү максатыннан, әлеге гаиләгә тапшырылды. Кили мәдәният йорты коллективының беренче генә игелекле гамәле түгел инде бу. Мондый изге эшне алар берничә ел дәвамында эшләп киләләр. Аларның теләкләре, гамәлләре йөрәктән йөрәккә барып ирешер.

Нет комментариев