Мәдәният

Кышкы хатирә

Кышкы хатирә

Тәрәзәдән карыйм сокланып,
Бар дөньябыз акка төренгән.
Морҗа башы саен зәңгәр төтен -
Котылдык бит кара төтеннән.

Элек ир-ат халкы атлар белән
Кышын утын ташый интеккән.
Гаилә ямен саклап калу өчен
Җаен табып гомер ителгән.

Чабаталар киеп салкында
Күпме чакрым юллар үткәннәр.
Чана артларыннан җәяү йөреп,
Чабаталар тузып беткәннәр.

Үтә салкын кышның айлары,
Авыр чорлар авыл халкына.
Эшчән ирләр белән ат башлары
Ниләр күрми гаилә хакына.


250

Нет комментариев