Танылган җырчы Әлфинә Әзһәмова "Ерактагы йолдызым" җырына клип төшергән. Ләкин гадәттә көнчыгыш стилендә күрергә өйрәнгән җырчыбыз анда бөтенләй башка образда күренә. Әлфинә Әзһәмова - "блондинка" булган! Әлфинә ханым, чыннан да, чәчен буятканмы, юкмы - бу хакта үзеннән сорадык.
- Клипны диңгез буенда төшердек. Аны төшерүче егетләр образымны үзгәртүемне, ягъни чәчемне буятуымны сорады. Ә мин "блондинка"ларны бик өнәп бетермим, шуңа да теләмичә генә ризалаштым. Әзер клипны карагач та, рәхәтләнеп үземнән көлдем. Хәтта клипны төшергән егетләр дә, мине чәч буятырга күндерә алгангамы, бик канәгать калды. Клипта чәч кенә түгел, макияж да, киемнәрем дә башка. Мин бит, гадәттә, төсле, ташлы, ялтырап торган киемнәр киям, ә клипта бертөсле, аксыл киемнән төштем, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Әлфинә Әзһәмова.
Җырчы клипны төшереп бетергәч тә, чәчен яңадан караңгы төскә буяган. Аның яңа образын башкалар ошатып өлгерсә дә, улы Ильмир кабул итә алмаган. "Балалар минем чәч төсемә күнеккән инде. Алар хәтта чәч кистерүемә дә каршы", - ди Әлфинә Әзһәмова. "Клипны караганнан соң, тамашачы "блондинка" булуыгызны сораса, нишләрсез?" дип сорагач, "Тәмле әйбер күп булмый ул", - дип шаяртып җавап бирде җырчы.

Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев