"Наз" тернәкләндерү бүлекчәсендә Салавыч мәдәният йорты үзешчәннәр хәйрия концерты куйды.
Фирая Җиһаншина, Миләүшә Фатыйхова, Җәмилә Сибгатуллинаның җырлавы концертны җанландырып җибәрде. Гармунда Илшат Галимуллин уйнаган көйләрне тыңлап туймаслык иде, ә Рамазан Фәрзиев үзе иҗат иткән шигырьләрен укып китте. Тернәкләнүчеләр үзешчәннәргә матур концерт өчен олы рәхмәтләрен җиткерделәр, дип хәбәр итә социаль яклау бүлеге хезмәткәре Гүзәл Фатыйхова.



Нет комментариев