Авылларда үткән бал-маскарад кичәләрендәге истәлекле мизгелләр белән уртаклашуны дәвам итәбез.
Былтыр Нөнәгәр мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыны үзенчәлекле Кәҗә белән Сарык әкияте белән таң калдырган иде. Ә быел исә авылга Лапландия Кыш бабае килгән. Килгән дә атынчыкта эленеп калган. Кар кызы жәнлекләр белән Бабакайны эзләп табып, бәйрәмне күңелле генә үткәреп жибәргәннәр үзе. Кызыклы сценарийга нигезләнгән Яңа ел тамашасы авылдашлар күңеленә хуш килгән.





Нет комментариев