Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рабит Батулла Бөрбашта нәрсә тапкан (+фоторепортаж)

Бөрбаш тарихы, кешеләре, кешеләренеӊ мактаулы хезмәтләре белән Республикага танылган авыл. Чыӊгыз Айтматовныӊ әнисе ягыннан ерак бабаларыныӊ-бабалары шушы авылдан булуын гына искә төшерсәк тә, бу фикерләрнеӊ һичшиксез дәлилле булуын аӊларсыз.

Күренекле язучы Рабит Батулланыӊ Бөрбаш якларына килеп чыгуы нәрсә белән бәйле соӊ? Бу олпат әдипнеӊ әдәбиятның төрле жанрларында ижат иткәнен барыбыз да беләбез, аныӊ Коръән тәфсире дә иӊ тулылардан санала. Актер, шул ук вакытта режиссер, драматург, прозаик, балалар язучысы буларак танылган шәхес соӊгы вакытларда кино сәнгатендә дә танылды.
Бөрбаш авылына килүе дә нәкъ кино сәнгате белән бәйле икән. 22 июнь көнне Казанда Бөек Ватан сугышыныӊ башлану көненә багышлап күрсәтелгән «Мәхәббәт алмасы» исемле нәфис фильмы премьерасы булып узды. Икенче көнне бу фильм районда беренчеләрдән булып Бөрбаш авылы укучыларына, укытучыларына тәкъдим ителде. Бөрбаш мәктәбе җитәкчесе Гүзәлия Бариеваныӊ бу юнәлештә дәвамлы эшләвен искә алырга кирәк. Менә ничә еллар инде, район кино челтәре дирекциясе белән килешеп, районга кайткан фильмнарныӊ премьерасы Бөрбашта уздырыла. «Мәхәббәт алмасы» фильмында төп рольне уйнаган Рабит Батуллага карау башланганчы да, фильм беткәннән соӊ да сораулар күп булды. Бугенге көн белән сугыш чоры белән үрелеп барган вакыйгалар залда беркемне дә битараф калдырмады.Күӊелләрне айкый, төрле хисләр тудырган татарча бу фильмныӊ эчтәлеген сөйләп тормыйбыз, аны карарга кирәк.
erid: 2VtzqumtM4F

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B