Сабантуйлар җиткәч әти һаман, Тальян ала иде кулына. Авыл урамнары тула иде Кыңгыраулы гармун моңына. Тагын җитте Сабантуйлар, ләкин Ишетелми тальян моңнары. Элеккечә капка төпләрендә Әти инде гармун уйнамый. Ничә еллар инде Сабантуйлар Тик әтидән башка үтәләр. Бу бәйрәмнең шаулы мәйданнары, Әйтерсең лә, аны көтәләр. Сабантуйлар җитте, урамнар буш -...
Сабантуйлар җиткәч әти һаман,
Тальян ала иде кулына.
Авыл урамнары тула иде
Кыңгыраулы гармун моңына.
Тагын җитте Сабантуйлар, ләкин
Ишетелми тальян моңнары.
Элеккечә капка төпләрендә
Әти инде гармун уйнамый.
Ничә еллар инде Сабантуйлар
Тик әтидән башка үтәләр.
Бу бәйрәмнең шаулы мәйданнары,
Әйтерсең лә, аны көтәләр.
Сабантуйлар җитте, урамнар буш -
Тальян моңы җитми күңелгә.
Капка төпләренә чыгып, әти,
Гармун уйнар төсле бүген дә.
Нет комментариев