Бию түгәрәгенә йөрүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Әти, әни һәм мин» дип исемләнгән гаиләләр катнашында матур кичә уздырылды.
Балалар түгәрәккә яратып йөриләр, төрле конкурсларда катнашалар, яңнадан-яңа кичәләр оештыралар, матур биюләр өйрәнәләр. Күптән түгел «Әти, әни һәм мин» дип исемләнгән гаиләләр катнашында матур кичә уздырылды. Балалар биюләре белән сөендерсәләр, әти-әниләр балалар белән бергә биеделәр, уеннарда катнаштылар. Соңыннан чакыру билетлары номерлары буенча, лоторея уйнатылды, бүләкләр тапшырылды. Кичә матур узды, әти-әниләр рәхмәт әйтеп, мондый кичәләр бик кирәк, киләчәктә дә түгәрәкләр гөрләп эшләсен дип таралыштылар.





Нет комментариев