Ялвару
Мәдәният

Ялвару

Чирен бирсәң, дәва да бир, Аллаһ, Уң гамәлләр кылыйк, терелеп.

Чирен бирсәң, дәва да бир, Аллаһ,
Уң гамәлләр кылыйк, терелеп.
Һәр иртәне дога белән башлап,
Матурлыгын тойыйк бу җирнең.
Сынау бирсә, сабырлыкка өндәп,
Терәк булыр Аллаһ бәндәгә.
Йөрәгеңдә миһербанлык саклар
Күңел яралары телгәндә.
Кайгы килсә, узгынчыдан булсын,
Төшендереп тормыш кадерен.
Инде өмет сүнәр хәлгә җиткәч,
Раббым безгә ярдәм җиткерсен.
Язмыш юлы бик катлаулы булса,
Җаның тетрәп, моң-зар тоярсың.
И, гөнаһлы адәм, тәүбәләргә килсәң,
Адашканда маяк табарсың.
Яшәү ямен җуя күрмә, адәм,
Сынауларга түзәр көчең бар.
Бер Аллаһка ялвар, ярдәм көтеп,
Ихлас догалардан шифа ал!
Җирнең, суның, юмарт табигатьнең
Гаҗәп тылсымнарын отып бар!

Фәридә Шакирова

Фото: pixabay.com/ru

 


шигырь якташларыбыз иҗаты

Нет комментариев