Мәдәният

Яшь рәссамыбыз җиңүче

«Минем әти-әнием полициядә эшли» Бөтенрәсәй балалар рәсеме конкурсында катнашып, Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Наил Фәйзрахмановның улы Илшат лауреат исеменә лаек булып, ТР Эчке эшләр министры Ә.Сәфәров имзалаган диплом белән бүләкләнде.

Киләчәктә дә Илшатка яңадан-яңа уңышлар елмайсын иде, дигән теләктә калабыз.

Рәсемдә: дәрәҗәле бүләккә лаек булган Илшат әтисе һәм Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге хезмәткәрләре янәшәсендә.


250

Нет комментариев