Тып-тын гына ап-ак карлар ява,
Саф аклыкка күмеп дөньяны.
Бу аклыкның сихри мизгелләрен
Һәрбер җаннар ихлас тоямы?
Яу син, карым, әйдә, туктама әле,
Аклык-сафлык күчсен җаннарга.
Күңел күзләре дә ачылып китәр,
Сокланыйк бер туар таңнарга.
Тирә-як тын, рәхәт аклык кына
Башкача хисләнеп тибә йөрәк.
Кышларның бит үз матурлыгы,
Бары, күрә...
Тып-тын гына ап-ак карлар ява,
Саф аклыкка күмеп дөньяны.
Бу аклыкның сихри мизгелләрен
Һәрбер җаннар ихлас тоямы?
Яу син, карым, әйдә, туктама әле,
Аклык-сафлык күчсен җаннарга.
Күңел күзләре дә ачылып китәр,
Сокланыйк бер туар таңнарга.
Тирә-як тын, рәхәт аклык кына
Башкача хисләнеп тибә йөрәк.
Кышларның бит үз матурлыгы,
Бары, күрә белергә кирәк.
Сәлимә Габделхакова
Нет комментариев