Районкүләмендә барган "Хезмәтем, җыр-моңнарым сиңа багышлана, Балтачым!" дигән сәнгать бәйгесе ахырына якынлаша.
Чиратта Балтач шәһәр җирлеге генә калып бара. Алар көндез крестьян-фермер хуҗалыклары белән бергәләшеп ярминкә оештырып, кичен концерт әзерләргә җыена. Ә кичә район сәхнәсендә Шубан авыл җирлегендә тормышларын җыр-моңга күмеп яшәүчеләр иде. Тамашачы һәрбер чыгышларын яратып кабул итте, ялкынлы алкышларга күмде. Бик матур, оешкан, күңелләргә үтеп керерлек, хәзерлекле концерт алып килгәннәр, күргәзмәләре дә күркәм, рәхмәт үзешчәннәргә, дип әйтүчеләр күп булды.
Сайт укучыбыз фотоларын тәкъдим итәбез,
әгәр Сездә яхшырак сыйфатлы фотолар булса
алыштырып куярбыз.
Нет комментариев