Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

117нче чыгарылыш

НОБЕЛЕВСКИЕ НАДЕЖДЫ КНИТУ да җиңгән өчен у сигез балл өстәләчәк

Нөнәгәр мәктәбе быел 117 нче чыгарылышын әзерләп чыгара. Елдагыча кеше гомерендә беренче тапкыр була торган, моңсу да, шатлыклы да «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә без ул 117нче чыгарылыш укучыларын күрдек, хөрмәтләдек. Мәктәпне тәмамлап чыккан студентлар, кунаклар, ветеран укытучыларны күреп күңел сөенә. Димәк алар мәктәпне әле дә сагына, юксына...


Быел безнең мәктәпне 4 егет, ике кыз тәмамлый. Менә шушы егет, кызлар өчен 24 се көнне соңгы кыңгырау ахыргы мәртәбә чыңлады дисәң дә ялгыш булмас. Алар алты бөртек кенә, ә шулай да иң-иңнәре. Олимпиада, фәнни — гамәли конференция, конкурс, спорт ярышларында, һөнәри чемпионатларында иң активлары булды алар. Уку отличныгы, һәрьяклап булган, уңган Нотфуллина Илнара Илнара кызына һәм спорт ярышларында зур җиңүләр, көрәш буенча спорт мастеры исемен яулаган, Татарстан һәм Россия ярышларында көрәш буенча чемпион исемен яулаган Камалов Алмаз Рифкать улына Россия федерациясе, Татарстан флагларын күтәрү тикмәгә генә бирелмәде бу көнне. Алар мәктәп, авыл, район данын үстерүдә зур өлешләрен керткән укучылар.
Әле аларның уңышлары алда, барасы юллары киң, якты, уңышлы булсын.


Бәйрәм белән тәбрикләргә Балтач районының авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек идарәсе җитәкчесе Набиуллин Фирдәвес Рафаэль улының сүзләре күңелләргә җылылык өстәп җибәрде.
Хәерле юл теләп Нөнәгәр авылы имамы Габдуллин Йосыф Габдулла улының укыган догалары кабуллардан булсын. Моны һәркем эченнән теләп утыргандыр.
«Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы вәкиле Габделганиева Рәйсә Гайфетдин кызы тәбрикләвеннән соң бар кеше җанланып китте. Чөнки күмәк хуҗалык мәктәпне биш билгеләренә генә бетергән балаларга акчалата приз белән сөендерде. Авыл җирлеге җитәкчесе Закиров Илһам Наил улы да чыгышында балаларга уңышлар теләде. Беренче укытучыларның котлау сүзләре бик мәгьнәле, үтемле булды.
Шушы егетләр өчен тагын бер яңалык булды. 4 егет «НОБЕЛЕВСКИЕ НАДЕЖДЫ КНИТУ — 2025» конкурсында катнашып, өченче урын яуладылар. Җитәкчеләре математика укытучылары Нургалеева Алсу Рамисовна, Закирова Алсу Наилевна. Шушы егетләргә бу уку йортына кергән очракта, бу уңышлары өчен сигез балл өстәләчәк. 

Әти – әниләрнең тәбрикләү сүзләре һәркемнең күңеленә тиеп ала, үзеннән-үзе күзгә яшь килә. Алар балаларының үсеп җиткәненә дә ышанып җитми күрәсең, күзләрендә сөенеч яшьләре. Балаларының уңышларына сөенеп, алар сокланып карап утырдылар. Аларның бергә биюләре бәйрәмгә ямь генә өстәп җибәрде. Ул карасаң бар җирдә дә, мәктәпләрдә мондый чаралар бик матур уза, шулай да безнең мәктәпнеке үзгә иде. Моның өчен сыйныф җитәкчесе Нургалиева Алсу Рәмис кызына рәхмәтләрен балалар да, әти-әниләр дә җиткерде. 

Әле генә беренче сыйныфка кергән балалар инде зурайганнар, какшаулары беткән, аякта чын итеп басып торалар. Үзләренең җылы теләкләрен бик матур итеп башкарды алар. 
Алтысы да үз апалары белән теләк теләп шарны һавага очырту һәр кешенең күңелендә матур бер хәтирә булып сакланыр, минемчә.
Соңгы кыңгырау чыңлатып бәйрәм чарасы узып та китте. Бу кыңгырау алар күңелендә мәңге саклансын, матур хатирәләрне искә төшереп торсын.
Хәерле юл гына телисе кала биредә. Сынауларны яхшы биреп, теләгән уку йортларына керергә насыйп булсын сезгә, кадерле балаларыбыз! Ак юллар сезгә!!!

Зөлфидә Тләкова, Нөнәгәр авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: соңгы кыңгырау