Мәгариф

Әгерҗедә 500 урынлык мәктәпне 701 млн сумга төзиячәкләр

Проект буенча подрядчы итеп «атарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе билгеләнде

Әгерҗедә 500 урынлык яңа мәктәп төзүгә 701 млн сум акча юнәлдереләчәк. Проектның кирәклеге 1936 елда төзелгән 1 нче гимназия бинасының авария хәлендә булуы белән бәйле. Тендер турындагы белешмәләр дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган.

Мәктәп янында шулай ук мәгариф, спорт һәм мәдәни-ял итү инфраструктурасы булган күпфункцияле үзәк төзү планлаштырыла. Мәктәп һәм үзәк төзелешенең гомуми бәясе 1,3 млрд сум тәшкил итәчәк.

Проект буенча подрядчы итеп «атарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе билгеләнде.

Татар-информ


Нет комментариев