Бүген район мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады
Балтач урта мәктәбендә үткән истәлекле бәйрәмдә мәктәпне тәмамлап олы тормыш юлына аяк басучы яшьләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин сәламләде һәм аларга алда торган сынауларда уңышлар теләде.
Соңгы вальс, кыңгырау чыңы, мәктәп белән хушлашу сүзләре һәм җырлары, нәниләрнең сәламләве... Онытылмас хатирәләр. Әмма әле җырларда җырланганча "Алда әле — заман имтиханы...” . Уңышлар сезгә, балакайлар!
0
0
Нет комментариев