Балтач гимназиясенең 1нче и сыйныфы укучылары әби-бабайларын быел бик үзенчәлекле итеп котлады.
Коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы булганга, олы яшьтәгеләрне башка еллардагыча мәктәпкә чакырып булмагач, балалар видеоконцерт әзерләгән. Әти-әниләре һам укытучылары ярдәмендә алдан татарча, русча, инглизчә шигырьләр, җырлар өйрәнеп, шуларны видеога яздырып, әби-бабайларына күрсәтте. Шуларга өстәп, үзләре ясаган открытка, кул эше һәм әбиләре кечкенә чагында уйнаган курчаклар олыларны тагын да сөендергәндер.
Чулпан Габделганиева
Нет комментариев