Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтач укучылары MAX платформасы өчен цифрлы чишелешләр хакатонында катнашты

Финалга чыгучылар мастер-классларда, лекцияләрдә булдылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар

4 августтан 19 августка кадәр Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы тарафыннан МАХ һәм VK Education платформасы ярдәмендә MAX платформасы өчен цифрлы чишелешләр хакатоны оештырылды.

Безнең районнан сайлап алу турында 5-11 сыйныфлардан 40тан артык укучы катнашты. Финалга аларның 6сы чыкты: Балтач гимназиясеннән Абдрахманов Әмир, Петров Нияз, Гыйматдинова Камилә, Балтач мәктәбеннән Сафин Раузит, Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясеннән Хәлиуллин Илһам һәм Салавыч күппрофильле лицееннан Хәкимов Данияр. Хакатонның кураторы – Салавыч күппрофильле лицееның информатика укытучысы Закиров Рәкыйп Нәкыйп улы.

21 августта иң яхшы карарлар авторларын Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта үткән хакатонның финалына чакырдылар. Финалга чыгучылар мастер-классларда, лекцияләрдә булдылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев