Кичә 3 нче номерлы балалар бакчасында инвалидлар декадасы уңаеннан шагыйрә Чулпан Габделганиева белән очрашу үткәрелде.
Әнисе, иптәш кызы Алсу белән бергәләп килгән Чулпанны, балалар зур кызыксыну белән каршы алдылар. Бәйрәмне бакча мөдире Гөлфәмә Фаил кызы Хакимуллина ачып җибәрде.Тәрбияче Гүзәлия Наилевна, музыка җитәкчесе Елизавета Макаровналар очрашуны күңелле итеп оештырдылар.
Чулпан балаларга үзенең төрле конкурсларда катнашырга яратуы турында сөйләде һәм үзенең шигырьләрен укыды. Ике арада күзгә күренмәс ихтирам һәм хөрмәт җепләре сузылды. Балаларның матур чыгышларыннан соң, әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте.
Нет комментариев