Беренче бердәм дәүләт имтиханы – 8 июнь, ә төп дәүләт имтиханы 9 июньгә билгеләнгән.Бу хакта мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
«Без уку елын билгеләнгән срокларда төгәлләргә планлаштырабыз. Беренче бердәм дәүләт имтиханының вакыты – 8 июнь, ә төп дәүләт имтиханыныкы – 9 июнь. Алар имтихан кабул итүнең махсус пунктларында тапшырылачак, анда санитар режимның барлык таләпләре үтәләчәк», – дип сөйләде Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфир вакытында.
Нет комментариев