«ПРОФИ-2016» Бөтенроссия укытучылар олимпиадасында гимназия укытучысы сертификат белән бүләкләнде.
Әлеге олимпиада РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Пермь Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан математика һәм рус теле укытучылары өчен үткәрелә. Быелгы олимпиадада һәр предмет буенча 400 артык укытучы икенче турга үткән.Алар арасында гимназиянең математика укытучысы Роза Юныс кызы Хөснетдинованың булуы безнең өчен зур куаныч. Ул 3145 укытучы арасында 236 урын яулаган.
Нет комментариев