Балалар җәйне аеруча көтеп ала, чөнки озын-озак каникуллар башлана.
Шәһәргә экскурсияләр, кунакка барулар, су коену, балык тоту, җиләк җыю, күпме уеннар - барысына да җитешергә кирәк. Әле мәктәп яны лагерына йөрисе килә. Лагерь исә җәйнең беренче көненнән үк башлана. Укытучы апалары һәр көнне нинди дә булса темага багышлый, ялларын мавыктыргыч һәм кызыклы итәргә тырыша.

Бер көне әлбәттә китапханәгә килү була. Җәй җәй белән, менә китап укуны аксатырга ярамый, укырга бирелгән китаплар да бар әле. Бу юлы китапханәдә балалар өчен этләр һәм мәчеләр турында викторина үткәрелде, табигать турында журналларга күзәтү ясалды. Шулай итеп лагерьга йөрүче 80 бала бүленеп ике көн рәттән китапханәдә кунак булды, кызыклы мәгълүмат туплады.

Животникова Гөлсинә,
Чепья авылы китапханәчесе.
Фото: автор
Нет комментариев