Норма урта мәктәбенең үз радиосы эшләп килүе турында хәбәр иткән идек инде.
Бүген Норма урта мәктәбе радиосының чираттагы чыгарылышы булды.
Чыгарылышта радио тыңлаучыларны яңалыклар белән дикторлар, 6 сыйныф укучылары Әдилә Галимҗанова белән Гөлзидә Шәрифҗанова таныштырды.
Яшь иҗатчыларга күбрәк шатлыклы хәбәрләр, уңай темалар һәм рәхмәтле, актив тыңлаучыларны гына телисе кала.
Бүгенге чыгарылыш «Хезмәт»нең Вконтакте битендә туры элемтә аша күрсәтелде. Сылтама аша кереп карый аласыз – https://vk.com/xezmet_baltasi?z=video-65275507_456242218%2F1fd48b3af19bd1301f%2Fpl_wall_-65275507
Нет комментариев