«Факел» яшьләр клубы «Патриотик квиз» уздырды
Укучылар төрле сорауларга җавап биреп, кызыклы фактлар өйрәнделәр, уенда ярышып, дуслык һәм бердәмлек хисен ныгыттылар
«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы Кенә мәктәбенең башлангыч сыйныфларында белем алучы укучылар өчен «Патриотик квиз» уздырды.
Бу чарада балалар патриотизм, туган як тарихы һәм мәдәнияте турында белемнәрен тикшерделәр. Квиз форматында үткәрелгән уеннар укучыларның фикерләү сәләтен үстерде.
Укучылар төрле сорауларга җавап биреп, кызыклы фактлар өйрәнделәр, уенда ярышып, дуслык һәм бердәмлек хисен ныгыттылар.
«Факел» клубы оештырган бу чара балалар өчен күңелле һәм файдалы булды, уен аша яңа белемнәр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев