Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Кечкенә генә йөрәкләрендә һәр сабыйга урын бар яки “Ел тәрбиячесе – 2017” кем ул (фото)

Бөек галим, мәгърифәтче, язучы Ризаэддин Фәхретдин мәңге онытылмас һәм югалмас шундый сүзләр язып калдырган: "Бала чактан алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас". Әлеге бөек сүзләр аша без тәрбиячеләрнең көндәлек тормышыбызда нинди урын алып торып, аларның нинди җаваплы эш башкаруларын аңларга тиешбез.

Тәрбияче кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз: ул - шагыйрь дә, рәссам да, биюче дә... Балаларның сәләтен үстерү, аларны төрле яклап ачу өчен тәрбияче нинди генә шөгыльләр тапмый, сабыйларга бәхетле балачак бүләк итү, киләчәктә тормыш авырлыкларын җиңеп яшәрлек шәхес үстерү - һичшиксез, тәрбиячеләрнең акыллы булуыннан тора.

27 гыйнвар көнне районыбызның 5нче номерлы балалар бакчасында үткән "Ел тәрбиячесе - 2017" бәйгесенең йомгаклау турында нәкъ менә шушы сыйфатларга ия педагоглар катнашты.

Әлеге бәйгенең иң элек балалар бакчаларында сайлап алу этабы уздырылды. Гадел жюри исә, һәр конкурсантның эшен диккать белән күзәтеп, ярымфиналга 11 тәрбиячене уздырды һәм алар арасыннан урау юллар аша 7се финалга үтте. Бәйге барышында тәрбиячеләр оештыру сәләтләрен дә, методик белемнәрен дә, педагогик осталыкларын да күрсәттеләр. Гади генә тоелган материаллардан күз явын алырлык бүләкләр ясап булганын да дәлилләделәр, бер предметны әллә ничә төрле юнәлештә кулланып булганын да расладылар.

Әлеге конкурс иң яхшы тәрбиячене ачыклау максатыннан гына түгел, ә тәрбия өлкәсенә карата фикерләр тудыру өчен дә менә дигән чара иде. Тәрбияче бит балаларны үз әниседәй яратып, аларның һәр уңышын үзенеке кебек кабул итә белүче генә түгел, ә белем бирүче һәм дөньяны танып белергә өйрәтүче укытучы да дигән уйлар белән утырдым һәрбер катнашучының чыгышы вакытында. Әлеге бәйге барышында тәрбиячеләрнең теләсә нинди катлаулы хәлләрдән дә югалып калмыйча, педагогик һәм психологик яктан оста булуларын ачык күрдек. Жюри әгъзаләренә бәйгегә йомгак ясау җиңел булмады. Чөнки бу конкурс һәр тәрбияченең үз хезмәтенең остасы булуын, педагогика дигән диңгездә үз маягы барлыгын ачык күрсәтте. Нәтиҗәләр чыгарылгач, түземсезлек белән җиңүчене атауларын көттек. Ә ул арада Гөлнара Нотфуллина конкурста катнашкан һәрбер тәрбиячегә үзенең мактау һәм тәнкыйть сүзләрен ирештерде. Соңгысы кәнфит кебек татлы булмаса да, киләсе елларда үзеңнең эшеңне тагын да камилләштерүгә зур этәргеч булды.
Башта төрле номинациядә җиңүчеләр аталды. Иң беренче булып " Иҗади педагог" номинациясендә җиңүче булып танылган Субаш балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Гатиатуллина чакырылды. "Тикшеренүче педагог" номинациясендә җиңүче исеменә Кили балалар бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Ногманова лаек булды. "Милли гореф гадәтләрне саклап калучы" номинациясендә 5нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Уралия Йосыпова җиңүче дип табылды. "Йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясендә Кариле балалар бакчасы тәрбиячесе Эльмира Гыйләҗевага тиңнәр булмады. Өченче урынны Бөрбаш балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфия Хөсәенова алды. Икенче урынга исә, бистәнең 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Федорова лаек булды. Ә " ЕЛ ТӘРБИЯЧЕСЕ - 2017" исеменә бистәбезнең 4нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Рәмзия Мөхәммәтгалиева лаек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250