Кенә мәктәбенең әти-әниләр комитеты республикада таныла
Мәгариф

Кенә мәктәбенең әти-әниләр комитеты республикада таныла

Кенә мәктәбенең әти-әниләр комитеты үзен республикада да танытты.

Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимов исемендәге Кенә мәктәбенең 6-7 сыйныф укучыларының әти-әниләре "Дус сыйныф серләре" республика конкурсының район этабында җиңү яулаган иде.
Күптән түгел алар Казанда үткән финал ярышларында катнашып кайтты. Һәм конкурсның "Сәламәт яшәү рәвеше" юнәлешендә призерлар булып танылдылар.
Исегезгә төшерәбез, әлеге бәйге ата-аналарның иҗтимагый берләшмәләрен мәктәпнең тәрбия эшенә тартуга, балалар тәрбияләүдә традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән иде.

250

Нет комментариев