Пыжмара мәктәбендә күп еллар укытучы булып эшләгән Резеда Рәфкать кызы Закированың 60 яшьлек юбилее булып узды.
Мәгариф идарәсе коллективы лаеклы ялда булган мөгаллимнәрне гомер бәйрәмнәре белән котлауны матур гадәткә керде. Шушы көннәрдә Пыжмара мәктәбендә күп еллар укытучы булып эшләгән Резеда Рәфкать кызы Закирова 60 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Мәгарифлеләр хөрмәтле укытучыны тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр, киләчәктә дә тазалык-саулык, тынычлык теләделәр.
Нет комментариев