1 нче июль көнне Нормадагы һөнәр лицеенда чыгарылыш кичәсе үтте.
70 кә якын укучы авыл хуҗалыгында эшләү өчен кирәкле белгечлекләр буенча дипломнар алды. 20гә якын укучы бу матур бәйрәм көненә кадәр инде армия сафларына алынган иде. Диплом аларныӊ әти-әниләренә бирелде.
Ата-аналар чыгыш ясап улларына белем биргән лицей коллективына тирән рәхмәтләрен белдерделәр һәм бу уку йортыныӊ киләчәктә дә районга авыл хуҗалыгы белгечләре хәзерләүдә бик кирәкле булуын азсызыкладылар.
Фото: https://edu.tatar.ru/baltasi/page632.htm
Нет комментариев