2014-2020нче елларга Татарстанда телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру, сәләтле укучыларны барлау максатыннан, 9-19 нчы февральдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадалары үткәрелә.
9-13 нче февральдә татар мәктәпләрендә укучылар өчен уздырылган олимпиадаларда татар теленнән Норма урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Әлфия Хафизова (укытучысы Г. Нәсыйхова), татар әдәбиятыннан Түнтәр урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Әлфинә Корбангалиева (укытучысы Х. Ибраһимова), Куныр урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Илзия Фәйзерахманова (укытучысы Ә.Саттарова) призер булдылар. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Нет комментариев