3-6 июньдә Казан шәһәрендә рус булмаган туган телендә белем алучы укучылар өчен рус теленнән халыкара олимпиада үтте. Олимпиадада Россиянең 18 төбәгеннән һәм чит илләрдән милли мәктәпләрдә белем алучы балалар катнашты.
Олимпиадның сайлап алу этабы май аенда үткәрелде. Анда 3 меңнән артык бала катнашкан. Интернет аша биремнәрен югары баллга эшләгән Смәил урта мәктәбеннән 10 сыйныф укучылары Алия Салихова һәм Ләйсән Нәкыйпова (укытучылары Мөхәммәдиева Алия Мәсхүт кызы), Бакый Зиятдинов исемендәге Карадуган гимназиясеннән Миләүшә Гафурова (укытучысы Шакирова Гөлсимә Минталип кызы) олимпиаданың соңгы этабына чакыру алдылар. Төрле катлаулы сынаулар узып, алар барысы да призер булдылар.
Кызларны һәм аларның укытучыларын зур җиңүләре белән котлыйбыз! Уңышлар телибез!
Римма Әшрәпова,
мәгариф идарәсе методисты.
Нет комментариев