14 июньдә «Романтик» ял лагеры I сменага балаларны кабул итте.
7 көн дәвамында 100 бала лидерлык серләренә төшенү белән беррәттән инглиз телен өйрәнә.
Шушы көннәрдә "Табигатебезнең нәни саклаучылары" дип исемләнгән чара үтте. Балалар чарада актив катнаштылар, экология кагылышлы сорауларга җавап бирделәр һәм соңыннан һәр баланы яшь экологлар сафына кабул ителде, алар өлкәннәр каршында ант биреп, табигатьне сакларга, якларга ышандырдылар.


Нет комментариев