Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Самат «Туган ягым тарих битләрендә» районара фәнни-гамәли конференциядә җиңү яулады

Саматны һәм җитәкчеләрен җиңүләре белән тәбрик итәбез, аларга алга таба да уңышлар телибез

Көшкәтбаш башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Низамов Самат Арча шәһәрендә «Милли эзләнүләр» проекты кысаларында Ватан сакчысы елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланып үткән укучылар һәм укытучыларның «Туган ягым тарих битләрендә» дип исемләнгән районара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

Конференциянең «Безнең заман герое» номинациясендә махсус хәрби операциядә батырларга һәлак булган авылдашыбыз Нәкыйпов Рөстәм Габделфәрт улының тормыш юлы һәм сугышчан батырлыгы турында чыгыш ясап, 1 нче урынга лаек булды. (Укытучылары- Гыйниятуллина Ф. Ф., Рахматуллина Г. Х.).

Саматны һәм җитәкчеләрен җиңүләре белән тәбрик итәбез. Аларга алга таба да уңышлар телибез.

Фото: Гөлнара Рахматуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев