Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәгариф

Сезгә булган хөрмәт сүзләребез....

Мәрхәмәтлек уты сүнмәсен, сүрелмәсен!

Игелекле эшләр игътибарсыз калмый: алар, ярдәм көтүчеләргә маяк кебек яктырып, алга таба яшәргә, үз юлларын табарга ярдәм итә. 
Нәкь менә шундый җылы, үзара ярдәмләшү мөнәсәбәтләре яшәп килгән уку йортында белем ала безнең үзенчәлекле балаларыбыз. Әйе, 2018 нче елның 1 нче сентябреннән бүгенге көнгә кадәр алар, башка балалар — гадәти сыйныфларда укучылар белән бергә Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең ишегеннән бергә атлап керәләр. 

Шул көннән башлап, безнең балаларыбыз үзләрен чын укучылар итеп тоя башладылар. Барысы да гимназиянең бердәм формасыннан, расписание буенча һәм уку йортының кагыйдәләрен үтәп, бик теләп белем алалар. Алар өчен бу коллективка ияләнеп, үз итеп кереп китүнең төп сәбәпчеләре — үзләренең җылы мөнәсәбәтләре белән үзенчәлекле балаларыбызны якын иткән — укытучылар, билгеле. Әгәр дә шундый атмосфера булмаса, балалар укырга теләп йөрмәсләр иде. Ә алар, төрле- төрле, ерак авыллардан килсәләр дә, барабыз дип атлыгып торалар. Төрле характерлы балаларыбыз белән уртак тел табып, көйләп, җайлап белем биргән сабыр укытучыларыбызга нинди генә рәхмәт сүзләребезне әйтсәк тә әз булыр.

Дөрес, бу укучыларны алар аерым программа белән укыталар. Әмма һәрберсенә «якын килеп укыта торган», үзләре генә белгәне дә бар бит әле!. Без, әти- әниләр, ничә еллардан бирле аларга сокланабыз һәм сөенәбез: әле ярый бу гимназиядә шушындый сыйныфлар ачылган да һәм безнең балаларыбыз да укырга бара! 

Хәреф таный алмаган балаларны укырга — язарга, кат-кат кабатлатып җөмлә төзергә, энәдән курыккан кызларыбызны тегәргә, чигәргә, ә улларыбызны — чүкеч-пычкы тотарга өйрәтеп, олы тормышка да әзерләүчеләр бит әле бу укытучыларыбыз. Балаларыбызны шушы һөнәрләргә өйрәтү өчен бу гимназиядә аерым уку-укыту бүлмәләре бар. Малайлар станокларда төрле детальләр ясасалар, кызлар тегү машиналарын үз итә башладылар инде. Безнең күңелләребездә әкренләп тынычлык урнаша башлады: балаларыбызның киләчәк өчен куллары һөнәргә өйрәнә башлады бит... 

Шулай ук безнең балаларыбыз гимназиядәге бер генә бәйрәмдә дә, төрле тәрбияви чараларда, бәйгеләрдә дә читтә калмыйлар. Көчләреннән килгәнчә, төрле спорт ярышларында да катнашалар, район буенча бәйгеләрдә урыннар да алалар. Безнең шушындый балаларыбызны үз иткән, кыерсытмаган башка сыйныфларда укучыларга да без сокланып, хөрмәт белән карыйбыз. Аларда ярдәмләшү, кешелеклелек дигән тәрбия югалмаган. 

Шушы игелекле эшнең башында гимназия директоры — Гөлсинә Фаил кызы торганын барыбыз да яхшы аңлый. Безнең шушы балаларыбызның кечкенә генә уңышларын да зур итеп күрсәтеп, күңелләрен күреп, уңайлыклар тудырып, белем алырга мөмкинчелек биргәне өчен аңа хөрмәтебез чиксез!
Без, әти —әниләр, бу коллективка киләчәктә дә уңышлар гына телибез! Мәрхәмәтлек уты сүнмәсен, сүрелмәсен!


«Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»ндә укучы үзенчәлекле балаларның әти-әниләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев