Шода башлангыч мәктәп-балалар бакчасында Тукай көннәре ел саен матур гадәт буенча әбиләр чәе белән үтә.
Быел да ул бик оешкан төстә үтте. Чәй табыны әзерләргә авылыбыз эшмәкәрләре Зөлфия һәм Азат Дәүләтшиннар матди ярдәм күрсәтте. Корбан шулпасы, тәм-томнардан сыгылып торган табын артына мәктәп-бакча балаларының әбиләре чакырылды. Авылыбыз абыстае Гайрифә Фәйзрахманова Коръән укыды, биргән сәдакәләргә дога кылды.
Балалар исә татар халкының бөек улы Габулла Тукай туган көнгә багышланган бик матур, тирән эчтәлекле концерт тәкъдим итте. Ак яулыклы әбиләр, дәү әниләр оныкларының осталыкларын күреп ихластан сөенде.
Татар халкының бөек улын шодалылар әнә шулай зурлап, хөрмәтләп искә алды.
Венера Фәйзрахманова
башлангыч сыйныфлар укытучысы
Нет комментариев