Татарстанда «Ел студенты» премиясенә гаризалар кабул итү башланды
Мәгариф

Татарстанда «Ел студенты» премиясенә гаризалар кабул итү башланды

Быел «Елның студентлар үзидарәсе остазы» номинация өстәлде

Татарстан студентлары ел саен үткәрелә торган «Ел студенты» премиясе өчен көрәшә ала. Гаризалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов хәбәр итте.

Конкурста барлыгы 20 номинация каралган: тугыз шәхси һәм 11 коллектив номинациясе. Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алачак. Алар арасында – халыкара стажировка узу мөмкинлеге, партнерлардан акчалата премияләр, ноутбуклар, уку һәм түләүле сәфәрләр бар.

Республикада колледж һәм башка урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары өчен 2016 елдан аерым премия — «Ел казанышы» үткәрелә.

Быел оештыручылар шулай ук яңа номинация өстәделәр — «Елның студентлар үзидарәсе остазы». Ул студентлар белән тәрбия эше белән шөгыльләнүче кураторлар өчен билгеләнгән.

 


Нет комментариев